Марат Айзатуллин Биектау районында яңа мәктәп ачылышында катнашты

2022 елның 2 сентябре, җомга

Кичә Биектау районында яңа белем бирү учреждениесен ачу тантанасы булды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, шулай ук Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов катнашты.

Максуди исемендәге 5нче мәктәп заманча җиһазландырылган, бинада ашханә, спорт залы, остаханәләр, актлар һәм уку заллары бар. Бүгенге көндә Биектау районында мәгариф объекты иң зурысы. Гомуми мәйданы сигез мең кв. метрдан артык булган дүрт катлы мәктәп бинасы 500 урынга исәпләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Белем көнендә республикада 9 яңа мәктәп ачылды. Яңа уку елына мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында 141 мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International