Түбән Камада «Адымнар» күптелле мәктәп ачылды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Камада 1224 укучыга исәпләнгән «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

«Адымнар-Түбән Кама» - республикада бишенче күптелле комплекс. Мәгариф өлкәсендәге мондый эре проектлар дөньяви стандартларга туры килә. Мәктәптә укыту һәм административ блоклар, медицина кабинеты, 457 урынга исәпләнгән ашханә, актлар залы һәм китапханә каралган. Спорт блогына зур һәм кече спорт заллары, шулай ук бассейн керә.

Кунаклар яңа белем бирү комплексын карадылар, техник һәм методик җиһазлар белән таныштылар.

Исегезгә төшерәбез, беренче күптелле белем бирү комплекслары 2020 елда Алабугада һәм Казанда ачылды. Узган ел Чаллыда һәм Актанышта да мәктәпләр эшли башлады. Бүген, Түбән Камадан тыш, Әлмәттә тагын бер «Адымнар» мәктәбе ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International