Марат Айзатуллин Буада медучилищеның тулай торагы ачылышында катнашты

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Буа медицина училищесының яңартылган тулай торак бинасын ачу тантанасында катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов катнашты.

Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, Буа районы җитәкчелеге тарафыннан үз халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуга зур игътибар бирелә. Моңа яңартылган тулай торак бинасы ачылу да дәлил булып тора. «Әлеге биш катлы бина 1982 елда төзелгән һәм файдалануга тапшырылганнан бирле ныклап төзекләндерелмәгән. Бүгенге көндә әлеге объектка карата белдерелгән барлык капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән», – дип башлады сәламләү сүзен ведомство башлыгы.

Министр бинада башкарылган эшләр турында сөйләде, шулай ук яңартылган тулай торак яшьләр арасында медик һөнәренә карата кызыксыну үсүенә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

Проект буенча, 1982 елда төзелгән тулай торак биш катлы һәм 136 урынга исәпләнгән. Капиталь ремонт кысаларында бинаның түбәсе һәм фасады ремонтланды, стеналар ныгытылды.  Тәрәзә блокларын, ишекләрне алыштырдылар, барлык инженерлык челтәрләрен: электр һәм су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу системаларын алыштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International