Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау 80% тан артык башкарылган

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Татарстанда социаль әһәмияткә ия объектларны капиталь ремонтлау барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, 2022 елда 119 мәктәпне ремонтлау каралган. Шуларның 30сы төгәлләнгән, эшләр 91% ка башкарылган.

Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау 88% ка үтәлгән. Агымдагы атнада республика районнарында 6 объект файдалануга тапшырылган. 22 балалар бакчасының 14е эш дәвам итә.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 24 объектның 20се эш бара, бу 86% тәшкил итә. Агымдагы атнада Казан шәһәрендә Республика клиник хастаханәсенең (РКХ) дәвалау корпусы тапшырылды.

Мәдәният өлкәсендә 4 программа гамәлгә ашырыла. 10 авыл мәдәният йортына капиталь ремонт 81% ка үтәлгән. Һәм нәкъ шул кадәр үк – тармак мәгариф учреждениеләрен ремонтлау.  7 объектның 5сендә эш бара.

“Сезонлы эшләр 84% ка башкарылган, төзү-монтаж эшләре тулаем 81% ка үтәлгән. 162 йортта капиталь ремонт эшләре тулысынча тәмамланган. Татарстанда 210 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау соңгы стадиясендә”, - диде Марат Айзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International