Карелия Республикасы милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры Янина Свидская җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Казан шәһәрендә булды.
Эшлекле сәфәр кысаларында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында очрашу узды. Очрашуны министр урынбасары Владимир Кудряшов үткәрде.
Әңгәмә барышында яклар территорияләрне комплекслы үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Кунакларга шулай ук Татарстанда гамәлгә ашырыла торган төзелеш, капиталь ремонт һәм реконструкция буенча республика программалары тәкъдим ителде.