Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Фикер алышуның темасы - мәгариф объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау һәм 2022/2023 җылыту чорына әзерлек мәсьәләләре.
Татарстанда мәгариф объектларын төзүнең барышы турында утырышта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте.
Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, 2022 елда гомуми куәте 925 урынга исәпләнгән 5 балалар бакчасы төзү планлаштырылган. Шулай ук гомуми сыйдырышлылыгы 7558 укучы булган 11 мәктәп төзү һәм файдалануга тапшыру планлаштырыла, шул исәптән ике объект файдалануга тапшырылган һәм тагын 7 объектны яңа уку елы башына тапшыру планлаштырыла.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров фикер алышу барышында хәбәр иткәнчә, 2022 елда 141 мәгариф объектында капиталь ремонт планлаштырылган, шул исәптән: 90 муниципаль мәктәп, 29 кадет мәктәбе, 22 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы. Тулай торак биналарына капиталь ремонт кысаларында 7 объектны ремонтлау планлаштырылган. Кайнар туклану оешмалары буенча 167 объектта капиталь ремонт планлаштырыла.
Моннан тыш, утырышның көн тәртибенә ярашлы рәвештә, җылыту сезонына әзерлек мәсьәләсе каралды. Илдус Насыйров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта барлыгы 2 806 котельный, 14 331 күп фатирлы йорт, 7 032 социаль-мәдәни өлкә объекты әзерләнгән.