Татарстанда «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы – 2022» россиякүләм конкурсының республика этабы башланып китте. Татарстан Республикасы өчен әлеге конкурс аерым әһәмияткә ия: ул социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясенең 30 еллыгында уза.
Быел конкурс 15 номинация буенча үткәрелә.
Конкурста катнашу өчен актив корпоратив сәясәт, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклау, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм башка социаль мәсьәләләр буенча казанышлар күрсәтергә әзер оешмалар чакырыла.
Конкурста катнашу шартлары һәм аны уздыру тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» конкурсы РФ Хөкүмәте тарафыннан 2000 елдан башлап ел саен үткәрелә.