Торак төзелеше темплары, социаль-мәдәни объектлар һәм җәмәгать урыннары төзүнең федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Министр билгеләп үткәнчә, торак төзелеше буенча еллык планның 78% тан артыгы үтәлгән инде. “Төзүчеләр 2 млн. квадрат метрлык планканы атладылар - узган ел белән чагыштырганда 138,8%. Социаль ипотека программасы кысаларында 150 мең кв. метрның 100е файдалануга тапшырылган, бу чагыштырмача 66% тәшкил итә”, - диде ул.
ИЖС линиясе буенча еллык күрсәткечләр 87% ка үтәлгән – 10 мең 374 йорт әзер. Коммерция төзелешендә еллык күрсәткечләрнең үтәлеше 66% ка бәяләнә. 148 күп фатирлы йортның 83е агымдагы датага тапшырылган, гомуми мәйданы 608 мең квадрат метр.