Татарстанда ел башыннан 321 төзелеш өчен электрон 321 рөхсәт язуы бирелгән

2022 елның 29 июле, җомга

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр Татарстанда төзелешкә рөхсәт бирү буенча гаризаларның саны 324кә җиткән. Шуларның 321е Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша, 3се «Мин төзим» сервисы аша бирелгән. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша төзелешкә бирелгән рөхсәтләр саны 321гә җитте.

Моннан тыш, шәһәр төзелеше участогын бирү буенча электрон рәвештә 2128 гариза кабул ителгән, шуларның 2121е - Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Ел башыннан бирле шәһәр төзелеше планын бирү буенча уңай нәтиҗәләр - 2125, шуларның 4 – се - «Мин төзим» сервисы аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International