Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе проект документларына дәүләт һәм дәүләти булмаган экспертиза үткәрүне тормышка ашыра, аның составына капиталь төзелеш объектының цифрлы мәгълүмат моделе керә ала.
Татарстанның төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсендә сөйләүләренчә, проект документлары һәм модель комплектлылык таләпләренә, форматларга һәм файлларның атамасына туры килү-килмәүгә карала. Тикшерүләр ике этапта гамәлгә ашырыла: модель параметрларының корректлылыгына һәм техник регламентларның таләпләренә туры килүенә. Алга таба автоматлаштырылган тикшерүләр үткәрелә, алар цифрлы мәгълүмати модельне, элементларны классификацияләүне, таләп ителә торган атрибутларны тикшерергә мөмкинлек бирә.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя билгеләү идарәсе» ДАУ экспертизасын РФ теләсә кайсы регионыннан онлайн рәвештә, сайттагы шәхси кабинет аша узарга мөмкин gosekspertiza-rt.ru.