Татарстанда торак төзелеше еллык планның 69% ка үтәлгән. 1 млн 913 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Социаль ипотека программасы кысаларында тапшырылырга тиешле 150 мең кв.метрның 100 меңгә якыны шәхси торак линиясе буенча 8 мең 920 йорт әзер, ягъни еллык күләмнең 74% ы әзер. Коммерцияле төзелештә төзүчеләр планканы 62% ка арттырып, агымдагы датага 148 күпфатирлы йортның 79ын тапшырды. Файдалануга тапшырылган коммерция торагы мәйданы 576 мең кв.метр тәшкил итә.