Иртәгә икенче халыкара Төзелеш чемпионатына әзерлек буенча матбугат конференциясе булачак

2022 елның 28 июне, сишәмбе

29 июньдә ТАСС матбугат үзәге мәйданында (Мәскәү шәһәре) 5-8 октябрьдә Казанда 2022 елгы халыкара төзелеш чемпионатын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чемпионат концепциясе, өч төп юнәлеш, катнашучылар, «Студентлар лигасы»н булдыру турында РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Александр Ломакин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО генераль директоры Алексей Комиссаров, «Росатом» ДК капиталь кертемнәр, дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм дәүләт экспертизасы буенча директоры Геннадий Сахаров, “Газпром инвест” компаниясе генераль директоры Вячеслав Тюрин һәм 2021 елгы халыкара төзелеш чемпионатында җиңүчеләр сөйләячәк.

Халыкара төзелеш чемпионаты 2020 елның февралендә Россиянең Төзелеш министрлыгы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә куелды. Беренче тапкыр чара 2021 елның апрелендә Сочида узды. Иң яхшы исем өчен Россия, Казахстан, Белоруссия, Мисыр һәм Төркиядән 500дән артык профессиональ төзүче ярышты.

Матбугат конференциясе 29 июньдә 14: 00 сәгатьтә узачак.

Трансляцияне ТАСС сайтында анонс битендә, шулай ук Вконтакттагы ТАСС матбугат үзәге төркемендә карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International