Иннополиста объектларны проектлау һәм төзү мәсьәләләре каралды

2022 елның 24 июне, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Иннополис» МИЗ объектларын проектлаштыру һәм төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

Фикер алышуда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Шакиров, «Иннополис «МИЗ» АҖ җитәкчеләре, Иннополис шәһәре мэриясе, проект һәм подрядчы оешмалар һ.б катнашты.

Чара барышында объектлардагы эшләрнең графигы һәм барышы, шулай ук «Иннополис» МИЗны инженер челтәрләре белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, катнашучыларга Иннополис шәһәрендә Робототехника үзәге бинасын төзү турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International