Рафар Шакиров Алабуга шәһәренең су бүлү объектларын модернизацияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде

2022 елның 17 июне, җомга

Бүген «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Шакиров җитәкчелегендә узган күчмә киңәшмәдә Алабуга шәһәренең су бүлү объектларын модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Фикер алышуда Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, Алабуга муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томиллин, «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖ генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Артур Ярулин һәм башкалар катнашты.

Алабуга шәһәренең су бүлү объектларын модернизацияләү эшләре 2021 елда башланган. Проект дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче фонд чараларын җәлеп итеп тормышка ашырыла.

Киңәшмә барышында катнашучылар 2022 елда башкарылган эшләрнең барышы турында фикер алышты. Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рафар Шакиров шәһәрнең үзәк өлешендә ташландык суларны агызу объектларын реконструкцияләү һәм территорияләрне төзекләндерү эшләрен 15-нче июльгә кадәр тәмамларга, шулай ук атна саен министрлыкка финанс чараларын үзләштерү турында мәгълүмат бирергә кушты.

Моннан тыш, министр урынбасары планлаштырылган эшләрне билгеләнгән срокта тәмамлау кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International