Татарстанда иң яхшы албакча конкурсы узачак

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

1 июльдә Татарстан Республикасында «Иң яхшы албакча», «Иң яхшы клумба» республика конкурсы старт ала.

Конкурс халыкны күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә җәлеп итү, йорт яны, ишегалды территорияләрен яшелләндерү һәм эстетик бизәү тәҗрибәсен тарату һәм гамәли куллану, конкурста катнашу һәм халыкны йорт яны, ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Конкурста идарәче компанияләр, ТСЖ, ТТК, Татарстан Республикасының күпфатирлы йорт  советлары, район территориясендә яшәүче һәм йорт яны, ишегалды территорияләрендә чәчәк композицияләре ясаган актив кешеләр катнаша ала.

Конкурсны «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» ассоциациясе оештыра.

Чара 2022 елның 1 июленнән 25 августына кадәр барачак. почта: srogkh-rt@yandex.ru элемтә өчен телефоннар 8 (939) 303-10-70, 8 (927) 411-19-09.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2022 елның 30 августында булачак.

Конкурс нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International