Казанда Халыкара Kazan Digital Week 2022 форумы узачак

2022 елның 21 июне, сишәмбе

2022 елның 21-24 июнендә «Казань Экспо»  халыкара күргәзмә үзәгендә  Kazan Digital Week – 2022 форумы узачак

Төп спикерлар - тармак цифрлы чишелешләренең яңа юнәлешләре, ясалма интеллектны, микроэлектроника өлкәсендә фәнни-инженерлык эшләнмәләрен кертүнең югары өлеше булган технологияләр, җитештерүне автоматлаштыру һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә гамәли программа белән тәэмин итү буенча экспертлар чыгыш ясаячак.

Kazan Digital Week – 2022  халыкара форумы программасы пленар утырышлардан, сессияләрдән, “түгәрәк өстәлләрдән” тора. Чара кысаларында техник визитлар, дискуссияләр, мастер-класслар, мәдәни-танышу чаралары планлаштырылган.

Форум кысаларында түбәндәге тематик юнәлешләр каралачак: интеллектуаль транспорт системалары, дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр, 4.0 цифрлы индустрия, яңа заманның киберкуркынычсызлыгы, финтех экосистемасы, бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр. Актуаль тема - сәламәтлек саклау һәм медицинада, мәгарифтә, мәдәнияттә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр булачак.

Катнашу шартлары, фәнни мәкаләләр бастырып чыгару, көндезге һәм онлайн-катнашуны теркәү, Kazan Digital Weekның тулы материаллар архивы, эш төркеме һәм тематик юнәлешләр кураторларының контактлары сайтта урнаштырылган: kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International