Илдус Насыйров: иң күп аварияләр су белән тәэмин итү өлкәсендә була

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

     Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «түгәрәк өстәл» дә республикада су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренең тузу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чарада журналистлар катнашында  министр урынбасары Илдус Насыйров чыгыш ясады.

        "Түгәрәк өстәл" кысаларында катнашучылар республиканың су белән тәэмин итү һәм канализация челтәренең торышы, аларның тузу дәрәҗәсе турында фикер алышты. Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен ремонтлауны һәм алыштыруны финанслау чыганаклары билгеләнде, карап тоту һәм ремонт өчен җаваплы һәм башка актуаль мәсьәләләр каралды.

          Илдус Насыров үз чыгышында Татарстан Республикасының торак-коммуналь комплексында ТР Төзелеш министрлыгының тәүлек буе диспетчерлык хезмәтеннән, барлыкка килгән аварияләр һәм инцидентлар буенча көн саен мониторинг мәгълүматларын китерде. “Әлеге хезмәткә көн саен муниципаль берәмлекләрдән район территориясендә тәүлек эчендә булган аварияләр турында мәгълүмат килә. Республиканың коммуналь хуҗалыгы челтәрләрендә кимчелекләр вакытында бетерелә. Авария-торгызу эшләрен диспетчерлык хезмәте хезмәткәрләре барлык эшләрне башкарганчы тикшереп тора", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

           Гомумән алганда, 261 җылыту чоры эчендә торак-коммуналь хуҗалыкта 2 мең 741 авария булган. Барыннан да бигрәк-1 мең 862 очрак, ягъни инцидентларның 68% ы су белән тәэмин итү өлкәсендә булган.  4,8 мең км яисә 38% суүткәргеч челтәр алмаштырылырга тиеш.

          Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрендә аварияләр арту сәбәпле, Казан шәһәренең «Водоканал» МУП кулланучыларын өзлексез һәм ышанычлы су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу максатларында 2022-2028 елларга үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системалары объектларын модернизацияләү һәм реконструкцияләү буенча яңа инвестицион программа эшләнде.

          Программа 60 чараны үз эченә ала, аларны финанслауның план күләме бөтен чорга 6,9 млрд.сум тәшкил итәчәк, 2022 елга финанслау 367,4 млн. сум күләмендә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International