Илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары буенча Татарстанда биш белем бирү объекты төзеләчәк

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

 Быел республикада ике илкүләм проект һәм бер дәүләт программасы уңаеннан 5 белем бирү объекты төзеләчәк: Саба, Кукмара һәм Тукай районнарында 3 мәктәп, Мамадыш шәһәрендә мәктәп һәм балалар бакчасы проекты берләштерелгән, шулай ук Казан шәһәрендә балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Социаль-мәдәни объектлар, җәмәгать урыннары төзелеше буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру турындагы докладында Алексей Фролов шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә ел йомгаклары буенча 61 объект тапшырылачагы турында хәбәр итте.

Беренчел звеноны модернизацияләү буенча эшләр 52 ФАП төзүне күздә тота, алар буенча төзелеш-монтаж эшләре 30% тәшкил итә, шулай ук 7 төрле тармак учреждениесе. Шуларның 5се подрядчылар карамагында. Төзелеш-монтаж эшләре 15% ка башкарылган.

Чистай РҮХнең кабул итү-диагностика бүлеге бинасы «Стационарларны төзү һәм капиталь ремонтлау» республика программасы буенча төзелә. Биредә подрядчылар пландагы эш күләменең 45% ын ябып куйганнар.

«Мәдәният» милли проекты буенча 7 объектта эшләр 12% ка башкарылган. Чаллыда «Мастеровые» драма театры төзелеше - 72% ка.

Шулай ук федераль программалар хисабына экология һәм табигый ресурсларны саклау өлкәсендә 4 эре проект гамәлгә ашырыла. Шуларның иң зурысы - Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү. Биредә эшләр 32% ка башкарылган. Ләм кырларын рекультивацияләү өчен төзү-монтаж эшләре 9% ка ябылган. Бу ике объект та «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проектына керә.

«Чиста ил» федераль проекты буенча Казан шәһәрендәге Самосырово полигоны рекультивацияләнә. Төзү-монтаж эшләрен башкару-36,5%.

«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану» дәүләт программасы буенча Кама тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту буенча эшләр башкару планлаштырыла. Объектта эшләр башланды.

«Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү» федераль проекты буенча 470 кеше күчерелгән, алар элегрәк 5 мең 562 кв. м мәйданлы 203 фатирны биләгән.

Гадәттәгечә, җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча зур эш күләме каралган. Агымдагы елда федераль һәм республика бюджетларыннан файдаланып, 65 парк һәм сквер төзү планлаштырыла. Шуларның 45енә эшләр 11% ка үтәлгән. Калган 18е буенча әзерлек эшләре бара.

Моннан тыш, республика программалары кысаларында 11 спорт объекты (6 ябык футбол манежы, 4 универсаль спорт мәйданчыгы һәм бер блок-модульле чаңгы базасы), 5 балалар сәламәтләндерү лагере (29% үтәлеш), «Югары Ослан» эчке эшләр министрлыгының административ бинасы, 9 Башкарма комитет бинасы (39% әзер) төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International