Иң яхшы төзелеш оешмасы, төзелеш материаллары, төзелеш индустриясе предприятиесе XVIII Бөтенроссия конкурсы старт алды.
Конкурсның максаты: төзелеш комплексының иң нәтиҗәле эшләүче оешмаларын һәм предприятиеләрен билгеләү, аларны иҗтимагый тану, алдынгы тармак тәҗрибәсен пропагандалау һәм тарату.
Конкурс лауреатларына истәлекле бүләкләр, 3 дәрәҗә дипломнар тапшырыла һәм «Россиянең төзелеш комплексы элитасы» исеме бирелә. Шулай ук Россиянең иң нәтиҗәле эшләүче төзелеш, проект-тикшеренү оешмалары һәм төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләре һәм төзелеш индустриясе рейтингы билгеләнәчәк.
Чараны РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Төзүчеләр берлеге, төзелеш һәм төзелеш материаллары сәнәгате хезмәткәрләре профсоюзы оештыра.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елда конкурсларда Россия Федерациясенең 44 субъектыннан 182 оешма җиңүче дип табылды, шул исәптән 82 төзелеш компаниясе, 28 төзелеш индустриясе предприятиесе, 72 проект-тикшеренү оешмасы.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны сайтында алырга мөмкин.