Биектау районында капиталь төзекләндерүдән соң С. Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе ачылды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстанның Биектау районы Дөбъяз авылында капиталь ремонттан соң Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе ачылды.

Тантаналы чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты.

Капиталь ремонт чаралары балаларның яшәү тирәлегенең сыйфатын яхшыртуга, күңел ачу һәм мәдәни-агарту ялын оештыруга юнәлдерелгән.

“Балаларда югары әхлакый сыйфатларны, патриотизм һәм гражданлыкны үстерү максатларында республикада мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә программалар гамәлгә ашырыла. Капремонт буенча иң масштаблы эшләр нәкъ менә мәгариф өлкәсендә башкарыла”, - диде беренче урынбасар.

Биектау районында Салих Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе 1984 елда төзелгән. Бинаның гомуми мәйданы-369,3 кв. метр.

Капиталь ремонт барышында эчке инженерлык челтәрләрен, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыру, эчке һәм тышкы төзекләндерү эшләре башкарылды, шулай ук тирә-юнь тәртипкә китерелде. Мәктәп кирәкле җиһазлар һәм мебель белән җиһазландырылган. Эшләрнең гомуми бәясе 16 млн. сум тәшкил итте.

Агымдагы елда Татарстанда мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә республика һәм федераль программалар кысаларында барлыгы 355 объект ремонтланачак. Шуларның 119 мәктәбе һәм 22 балалар бакчасы, 4 тулай торак, 6 ресурс үзәге, 15 психологик ярдәм үзәге, 6 яшьләр үзәге, 6 балалар лагере һәм 3 яшүсмерләр клубы. Моннан тыш, 5 балалар бакчасы, 13 мәктәп һәм 6 балалар лагере төзелеше планлаштырылган.

Чара барышында Алексей Фролов быел Россия Төзелеш министрлыгының Балаларны яклау көненә багышланган “Кайгырту түбәсе астында” хәйрия акциясе үткәрүен искәртте һәм республиканың төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь комплексы вәкилләрен балалар йортларында, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуда ярдәм итәргә чакырды.

Гомумән алганда, акция балаларга ярдәм итү һәм ярдәм күрсәтүнең төрле форматына, шул исәптән максатчан хәйрия ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International