ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Сәнәгать төзелеш өлкәсендә халыкара һөнәри осталык чемпионатына әзерләнү буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә катнашучылар министр урынбасары Илшат Гыймаев рәислегендә чараны оештыру һәм үткәрү буенча эш мәсьәләләре турында фикер алышты. Фикер алышуда Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры киңәшчесе Руслан Исаев, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының рөхсәт бирү эшчәнлеге һәм ведомствоара хезмәттәшлек департаментының инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Давид Тадеев, тармак төзелеш комплексын үстерү буенча директор – Росатом бәяләү комитетының квалификация һәм коммуникацияләрне үстерү идарәсе башлыгы Андрей Голованов һәм Росатомның бәяләү һәм үсеш бүлеге башлыгы Светлана Беляева катнашты. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда II Халыкара төзелеш чемпионатының рәсми мәйданчыгы итеп Казан сайланган иде. Чемпионат 2022 елның 5-8 октябрендә «КазанЭкспо»Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.