Алексей Фролов паркларны һәм ишегалларын төзекләндерү өчен тавыш бирү турында сөйләде

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында паркларны һәм ишегалларын төзекләндерү өчен тавыш бирү дәвам итә. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татарстанның төп яңалыклары» программасында быел тавыш бирүнең барышы һәм үзенчәлекләре хакында сөйләде.

2023 елда сораштыру республиканың  45 районында да төзекләндерү өчен өстенлекле җәмәгать урыннарын сайлап алуны үз эченә ала. 2022 елда барлыгы 204 объект сайлап алынды:  парклар, яр буйлары, бульварлар, урамнар, скверлар. Тавыш бирү өчен территорияләр исемлеге, узган елгы шәһәр төзелеше анализы һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, муниципаль берәмлекләр администрацияләре белән берлектә формалаштырылган.

Паркларны, скверларны һәм яр буйларын сайлау мөмкинлегеннән тыш, Татарстанда яшәүчеләр инде икенче ел рәттән «Безнең ишегалды» дип исемләнгән Президент программасы буенча яңартылачак ишегаллары өчен тавыш бирә ала.

Исегезгә төшерәбез, Россия күләмендәге тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проекты кысаларында Россиянең барлык субъектларында «Торак һәм шәһәр мохите» ил күләм проекты кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International