Казанда «Салават күпере»ндәге өч йортка яшәргә күчтеләр

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Казанның «Салават күпере»ндәге «Сандугач» торак комплексында тагын өч йорт файдалануга тапшырылды. Барлыгы 288 гаилә фатир ачкычлары алды.

 

Яңа йортка Бөек Ватан сугышы ветераннары, бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм предприятие хезмәткәрләре, күп балалы һәм яшь гаиләләр, медицина хезмәткәрләре — грант алучылар, шулай ук ятим балалар күченде.

 

2-4-1 номерлы 72 квартирлы йортта (М.Гәрәев ур., 5) тугыз торак кат исәпләнә, ике подъезд бар. 36 ике бүлмәле һәм 36 өч бүлмәле квартирларның гомуми мәйданы - 4,8 мең кв.метр. 2-4-2 номерлы (М.Гәрәев ур., 5б) һәм 2-4-3 номерлы (М. Гәрәев ур., 5а) бер подъездлы тугыз катлы йортлар 108шәр квартирны үз эченә ала: 54 бер бүлмәле, 45 ике бүлмәле һәм тугыз өч бүлмәле.

Квартирлар сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе җайланмалары, су һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчигы, җылылык регуляторлары, шулай ук мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International