Бәйрәм 2003 елда, сәнәгать өлкәсендә бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан оештырылган.
Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне эш урыннарында куркынычсызлыкны ничек арттырырга һәм шартларны яхшыртырга, эш урыннарында куркынычсызлык һәм сәламәтлек дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәргә кирәклеге турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү өлешендә мөһим элемент булып тора.
Төзелеш икътисадның имгәнүләр ихтималы зур булган тармакларының берсе. Шуңа күрә төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү-төзелеш процессында катнашучыларның иң мөһим бурычы.
Барлык хезмәт ияләрен Бөтендөнья хезмәтне саклау көне белән котлыйбыз! Уңышлы, нәтиҗәле эшчәнлек һәм имин эш телибез.