Татарстан сметачылары мәгълүмати модельләштерү технологияләре буенча курслар узачак

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

2022 елның 16 маеннан 20 маена кадәр Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе мәгълүмати модельләштерү технологияләре буенча сметачылар өчен гамәли-ориентлашкан курслар үткәрә.

Укыту программасы 2 модульдән тора. Укуларны бөтен курс буенча яки аерым модуль буенча узарга мөмкин:

 - ТИМ-технологияләрне исәпкә алып, заказчы эшчәнлеген закон нигезендә норматив-хокукый җайга салу;

- ТИМ ярдәмендә булдырылган проектларның смета документларына экспертиза.

Программада - смета документларын төзү өчен ТИМ-модель мөмкинлекләре, ТИМ ярдәмендә булдырылган проектларның смета документларына экспертиза үзенчәлекләре, капиталь төзелеш объектларын сүтү, мәдәни мирас объектларын саклау буенча эшләрнең смета бәясен билгеләүнең яңа методикасы һәм башкалар.

Тулырак мәгълүмат белән «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International