Бүген Бердәм Россиянең территориаль бүлегендә Татарстанда илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм мәсьәләләре буенча комиссия һәм республиканың муниципаль берәмлекләрендә комиссияләр утырышы узды.
Утырышта фикер алышынган темаларның берсе - 2022 елда республиканың мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру буенча агымдагы вәзгыять.
Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров катнашты. Үзенең чыгышында ул катнашучыларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә капиталь төзекләндерү буенча алып барыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирде. Исегезгә төшерәбез, 2012-2021 елларда программаларны гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1 582 мәгариф оешмасы ремонтланган.
Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча 2022 елда 141 мәгариф объектына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Тулай торакларның уку корпусларына капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру кысаларында 7 объектны төзекләндерү планлаштырылган.
Моннан тыш, кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру программасы буенча 167 объектта ремонт эшләре башкарылачак.