2022 елда Татарстанда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау өчен 5,56 млрд. сум бүлеп бирелә. Быел барлыгы 141 мәгариф объектында капиталь ремонт планлаштырылган. 66 мәктәпне ремонтлау «мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча башкарыла. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә хәбәр итте.
Моннан тыш, 2022 елда кайнар туклануны оештыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында 1 млрд.сумнан артык суммага 167 объектны ремонтлау планлаштырылган.
“Без һәр мәктәптә кайнар ризык, яхшы ашханә, яхшы кухня техникасы булуын телибез”, - дип билгеләп үтте Илдус Насыйров.
Шулай ук республика программалары кысаларында 7 тулай торакны, 11 ресурс үзәген капиталь ремонтлау планлаштырылган.
Министр урынбасары ассызыклаганча, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау вакытында куркынычсызлык техникасы чараларын үтәүгә игътибар итәргә кирәк.
Моннан тыш, 2022 елда Татарстанда республика программалары буенча 6 балалар сәламәтләндерү лагерена, гомуми күләме 394 млн.сумга, яшьләр үзәкләренең 8 бинасына, 15 психологик-педагогик ярдәм үзәгенә капиталь ремонт ясалачак.
Шулай ук республикада 500 млн сумлык 23 спорт объекты, 11 яшүсмерләр клубы капиталь ремонтланачак.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2022 елда 26 стационар һәм 15 беренчел звеноның сәламәтлек саклау объекты биналарына, шул исәптән 12 поликлиника, 2 хатын-кыз консультацияләренә, 1 табиб амбулаториясенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.