Казанда төзелеш материалларының 27 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак

2022 елның 15 апреле, җомга

20-22 апрельдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәге территориясендә «ВолгаСтройЭкспо» төзелеш материаллары, технологияләр һәм җиһазлар буенча 27 нче махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Татарстан төзелеш тармагының һәм сәнәгать комплексының 40 тан артык төрле оешмасы һәм Россиянең 9 шәһәре үз продукциясен тәкъдим итәчәк һәм күргәзмәнең эшлекле чараларында катнашачак.

Күргәзмәләрнең эшлекле программасында республиканың профильле министрлыклары, ассоциацияләре һәм берлекләре белгечләреннән төзелеш һәм хезмәт иминлегенең актуаль мәсьәләләре буенча чаралар узачак.

Моннан тыш, күргәзмә үзәге мәйданчыкларында ТКХ системасында инновацион технологияләр һәм материаллар буенча түгәрәк өстәл узачак.

Чаралар программасы белән күргәзмә сайтында танышырга мөмкин.

«ВолгаСтройЭкспо» күргәзмәсен ачу тантанасы 20 апрельдә 11.00 сәгатьтә 3 нче павильонда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International