Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында агымдагы икътисади шартларда Татарстан Республикасында өлешләп төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.
Чарада ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты рәисе Александр Тыгин, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре, «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АКБО, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, ТР буенча Росреестр идарәсе, эре республика төзүчеләре һәм вәкаләтле банклар, ТР муниципаль берәмлекләренең контроль-күзәтчелек органнары (ВКС режимында), шулай ук республиканың төзелеш материалларын җитештерүчеләр һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәдә катнашучыларга импортны алыштыру өчен, шул исәптән төзелеш билгеләнешендәге продукция өчен, «Татарстан Республикасы РМЦ» ресурсы тәкъдим ителде. Моннан тыш, фикер алышу барышында ТР буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенең төзелеш материаллары базарында бәя кую һәм бәя куюны контрольдә тоту буенча алып барыла торган эш турында да сүз барды.
Очрашу ахырында ирекле һәм турыдан-туры дискуссия форматында бизнес белән фикер һәм тәкъдимнәр алмашу булды.