Марат Айзатуллин Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының яңа бинасын ачуда катнашты

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАСУнең диспансер бүлекләренең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Чара Казанда (Җиңү Проспекты, 69Б) узды.

Казан белән видеоконференцэлемтә режимында шулай ук «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» ДАССОның Карамалы Тау табиб амбулаториясен  ачу тантанасы булды.

Сәламәтлек саклау яңа объектын ачу тантанасында Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре, ТР буенча Роспотребнадзор һәм ТР буенча Росздравнадзор вәкилләре, шулай ук объектны төзегән төзелеш компаниясе вәкилләре катнашты.

Видеоэлемтә аша бу истәлекле вакыйга белән Россия Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко котлады.

Исегезгә төшерәбез, бүген ВКС режимында шулай ук Ульяновск өлкәсендә, Бурятия Республикасында төрле сәламәтлек саклау учреждениеләре ачылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда ике сәламәтлек саклау объекты гамәлгә кертелә, «Бер объект бик зур – 9,5 мең квадрат метр, әлеге проектның бәясе 1 миллиард 165 миллион сумга төште (Республика туберкулезны дәвалау диспансеры), һәм ул көн саен 680 кешене кабул итәргә мөмкинлек бирә. Шәһәр буенча таратылган барлык объектлар да, яңа диспансерны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә, бер урында булачак -әлеге объектны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә, без бу мәсьәләләрне туберкулез буенча хәл итәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, бүген ачылган икенче объект – Яшел Үзән районында («Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе ДАССОның Карамалы Тау табиб амбулаториясе) кыска вакыт эчендә төзелгән, аның бәясе 44 млн.сум. Объект көненә 100 кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән.

Аннары Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә һәм Россия Президенты Владимир Путинга, Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга һәм РФ вице-премьеры Татьяна Голиковка төбәкләргә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан 2021 елда сәламәтлек саклау тармагының матди-техник базасын ныгытуга 10 млрд.сумнан артык акча җибәрде, бу -автомобильләр белән тәэмин итү дә, медицина җиһазлары сатып алу да, яңа объектлар төзү дә.

«Бу - без төзегән һәм ремонтлаган 352 объект, бу 120 мең кв. метр, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Акчаларның яртысыннан артыгы федераль ярдәм, без һәрвакыт федераль ярдәм алдык, әмма мондый күләмдә ярдәм булмады. Моның өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Башкарылган эшләр гражданнарыбызның сәламәтлеге өчен».

Татарстан Президенты шулай ук төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде - барлык сәламәтлек саклау объектлары да вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International