ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы: 2022 елда “Безнең ишегалды” программасының күләме кимемәячәк

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Быел Татарстанда 9 млрд. сумга 1 200 ишегалды төзекләндереләчәк. Республика хакимияте «Безнең ишегалды» программасы күләмен киметергә җыенмый, дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин. Бу хакта ул  2023 елга төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын сайлау буенча гомумроссия онлайн-тавыш бирүне үткәрү турындагы брифингта хәбәр итте.

Марат Айзатуллин «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру 2020 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланды, диде. Үзенең масштабы буенча республика программасының Россиядә аналоглары юк, дип билгеләп үтте спикер.

Ике ел эчендә 16 млрд. сумга 2167 йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Ремонтланган ишегаллары янындагы йортларда 660 меңнән артык кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International