Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Түбән Камада «Татнефть» ҖАҖ объектларын төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Чара Түбән Кама ТЭЦның актлар залында узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Шакиров, «Татнефть» ҖАҖ төзелеш проектларын тормышка ашыру идарәсе башлыгы Альберт Нурмиев, Алабуга-2».Нефтехимия» ҖЧҖ генераль директоры Рамил Гайфуллин, «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖ директоры Алексей Юмангулов, шулай ук 5 меңлек төзүчеләр коллективы исеменнән 37 подрядчы оешма җитәкчеләре катнашты.
Эшлекле киңәшмә барышында катнашучылар ТГМЕ котлоагрегатларын реконструкцияләү проектын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышты. Заказ бирүче хезмәте вәкиле объектларда эшләрне башкару темплары һәм җиһазлар белән тәэмин итү сроклары турында сөйләде.
Моннан тыш, киңәшмәдә «ТАНЕКО» АҖ һәм НХЗ комплексының (УЗК-2, азот станциясе) яңа инвестицион проектлары программалары каралды. Хезмәт ресурсларын нәтиҗәле оештыру һәм мобилизацияләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Оператив штаб нәтиҗәләре буенча Марат Айзатуллин подрядчылар белән агымдагы икътисади шартларда төзелеш тармагына ярдәм итү чаралары турында сөйләште. Ул билгеләп үткәнчә, республикада нефть химиясе объектларын төзүгә һәм нефть химиясе комплексының подрядчы оешмалары эшенә зур игътибар бирелә. ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы министрлыкның структур бүлекчәләренә тиешле күрсәтмәләр бирде.