Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү булачак

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проекты кысаларында 15 апрельдән 30 майга кадәр Россиянең барлык субъектларында да төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия тавыш бирү узачак. Аның төп бурычы - торак пунктларны яшәү өчен уңайлырак итү генә түгел, ә иң мөһиме – бу процесска халыкны җәлеп итү.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның язында Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү узды, анда 170 мең татарстанлы катнашты. Алар гамәлдәге паркларны, скверларны, бульварларны һәм яр буйларын булдыру һәм яңарту өчен өстенлекле территорияләрне билгеләде, шулай ук «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндерү өчен өстенлекле 200 ишегалдын сайлады.

Топ-200 йортларда яшәүчеләргә тавыш биргән кешеләрнең процент нисбәте буенча формалаштырылды. Иҗтимагый киңлекләрнең тулы исемлеген park.tatar сайтында белергә мөмкин. ә топ-200 ишегалды һәм  быел яңартылачак калган ишегалды территорияләренең  адреслары dvor.tatar сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International