Марат Айзатуллин Тәтеш районында төзелә торган спорт объектларын йөреп чыкты

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Быел республиканың Тәтеш муниципаль районында универсаль спорт мәйданчыклары булган сигез яңа спорт комплексы барлыкка киләчәк. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төзелеш барышы белән танышты.

Объектлар буенча аңлатмаларны заказчы хезмәте һәм подрядчы оешмалар вәкилләре бирде. Бүгенге көндә барлык объектларда да төзү-монтаж эшләре бара, инженер челтәрләрен урнаштыру эшләре бара.

Көннәр җылыту белән төзүчеләр территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерүгә керешәчәк.

Подрядчыларга һәм заказчы хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, Марат Айзатуллин объектларны билгеләнгән срокларда төзеп бетерергә кирәклеген искәртте.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрын «Главинвестстрой РТ» ГКУ директоры урынбасары Илнар Солтанов, Тәтеш муниципаль районы башлыгы урынбасары Евгений Курков һәм башкалар озата йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International