ТР Алексеевск районында торак-коммуналь өлкәсендә эшләүчеләрне хөрмәтләү чарасы булып узды. Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Демидов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.
«Бүген коммуналь хезмәтләргә, ТКХ предприятиеләренә халык, җәмәгатьчелек, дәүләт органнары тарафыннан зур игътибар бирелә, сезгә югары таләпләр куела. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, тәҗрибәгез һәм эшкә җаваплы карашыгыз киләчәктә дә безнең районның социаль-икътисади үсеш бурычларын уңышлы үтәргә ярдәм итәр дип ышанам», - дип билгеләп үтте Сергей Демидов.
Аннары Алексей Фролов Алексеевск районының торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмәдә катнашты.