1 апрельдән Татарстанда «Чиста төзелеш» чарасы старт ала, ул 2 ай дәвам итәчәк. Бу - гомумреспублика санитар-экологик икеайлыгының состав өлеше. Чараның максаты - шәһәр һәм торак пунктлар территорияләрен чиста тоту һәм пычратуга юл куймау. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Марат Айзатуллин шулай ук хезмәт иминлеген саклау өлкәсендә үткәрелә торган чаралар турында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, мәйданчыкларда контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү туктамый.
Әйтик, ел башыннан 159 тикшерү Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үткәргән, аларның нәтиҗәләре буенча 330 мең сумлык 6 карар чыгарылган.
Үз көйләнешле оешмалар көче белән 229 тикшерү үткәрелгән.
Баш инвестиция - төзелеш идарәсе үз мәйданнарында 315 тикшерү чарасы оештырды.
Ачыкланган хокук бозуларның күбесе оператив рәвештә бетерелә: ел башыннан төзелеш мәйданнарында теркәлгән 187 хокук бозу очрагының 175 е оператив рәвештә уңай хәл ителгән.