Бүген «Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләр союзы» эш бирүчеләрнең төбәк тармак берләшмәсенең 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар буенча хисап җыелышы булды.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Дубравная» метро станциясе төзелеше буенча киңәшмә узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров, «Коммуналь предприятиеләр союзы» эш бирүчеләрнең гомумроссия тармак берләшмәсе президенты Сергей Агапитов, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, муниципаль оешмаларның Башкарма комитетлары, республиканың ТКХ предприятиеләре һәм оешмалары, Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитеты вәкилләре катнашты.
Җыелыш барышында берләшмәнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм ТР Коммуналь предприятиеләр союзы эше чараларын тормышка ашыру буенча кайбер мәсьәләләр каралды.
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык тармагында 29 мең кеше эшли, торак-коммуналь хезмәтләр 1,5 мең оешма күрсәтә. 2021 елда торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлегенә анализ күрсәткәнчә, республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы системасы тотрыклы рәвештә үсә. Ел саен торак-коммуналь өлкә предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан үз белгечләрен әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү буенча зур эш башкарыла. Моннан тыш, ТКХ объектларын төзү һәм модернизацияләү дәвам итә.
Җыелыш кысаларында Илдус Насыров 2021 елда ТР торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары арасында хезмәт иминлеген саклау буенча иң яхшы оештырылган эш буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.