Хәзерге тормышыбызны замана уңайлыкларыннан башка күз алдына китерүе дә мөмкин түгел. Көн саен без гади гамәлләр кылабыз; төшке аш әзерләү, кайнар душ кабул итү, кич белән телевизор кабызып карар өчен дә дистәләрчә мең кеше – сезнең һәм сезнең коллегагызның хезмәте торганы турында уйламыйбыз да.
Торак-коммуналь хуҗалык - ул бик зур система, тере организм, анда эшкә сәләтлелеген даими рәвештә саклап торырга кирәк.
Татарстанда инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча зур эш алып барыла. 2022 елда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә гомуми суммасы1 7,8 млрд. сум исәпләнгән 8 программа гамәлгә ашырылачак. Алар арасында - халыкны чиста су белән тәэмин итү программасы, урамнарны яктыртуны һәм чистарту корылмаларын модернизацияләү. «Безнең ишегалды» республика программасын, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру дәвам итә.
Бу программалар һәр кешенең тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый.
Кадерле дуслар, тармак ветераннары!
Сез сайлаган эш үз-үзләрен аямыйча, түземлек һәм 24/7 режимында ярдәмгә килергә әзер булуны таләп итә.
Шәхсән үзем һәм коллегаларым, республика халкы исеменнән уңайлы тормышыбызга һәм лаеклы көнкүрешебезгә керткән хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре көне алдыннан сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яхшы кәеф, бәхет телим.