Казанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне алдыннан «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясе «Ачык ишекләр көне»  үткәрәчәк. Гражданнарны кабул итү 16 мартта Лобачевский ур., 10В йорт адресы буенча 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр узачак.

Торак-коммуналь хуҗалык буенча халыкның көнүзәк мәсьәләләренә  «Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге» ассоциациясенең башкарма директоры Дмитрий Романов, шулай ук ассоциация юристы Зоя Куклина, торак мәсьәләләре буенча белгеч Любовь Лапаева, торак-коммуналь мәсьәләләр буенча белгечләр Татьяна Емельянова һәм Наилә Гарипова җавап бирәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-29-97.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International