Илшат Гыймаев торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетның күчмә утырышында катнашты

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Бүген торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетның күчмә утырышында эскро-счетларны файдаланып, күпфатирлы йортларны өлешләп төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш «Грань» төзелеш компаниясе мәйданчыгында узды. Депутатлар белән бергә утырыш эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, банк вәкилләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан катнашучылар Казанда «Новые горки» торак комплексы төзелешенең барышы белән танышты. Чиста ремонт тәмамланган фатирларны карадылар. Депутатлар инфраструктура һәм парковка урыннары белән эшләрнең ничек торышы белән кызыксынды.

Утырышта эскроу счетларыннан файдаланып, күпфатирлы йортларны өлешләп төзү мәсьәләләре буенча фикер алышуны дәвам иттеләр. Эскро-счетларны кулланып өлешләп төзүне финанслауның яңа механизмы 2019 елның җәендә старт алды. Эскроу-счет - банктагы махсус счет, ул төзелә торган йортта фатир сатып алучы һәм төзүче арасында исәп-хисап ясау өчен ачыла. Әлеге счеттан өлешчеләр акчаларын төзүче объектны файдалануга тапшырганнан соң ала. Мондый эш схемасы, төзүченең банкротлыгы аркасында, өлешчеләрнең хокукларын яклау максаты белән яңадан карап тикшерелде. Хәзерге вакытта төзүчеләр торак төзелешен үз һәм кредит акчаларына алып бара, өлешчеләрнең акчалары эскро счетларында саклана.

Татарстанда 83 төзүче эшчәнлеге алып бара, 1 млн.587 мең кв. метр мәйданлы 168 күпфатирлы йорт төзелә. Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, узган ел Татарстанда рекордлы санда торак файдалануга тапшырылган. «Без беренче тапкыр 3 млн.кв. м. торак тапшырдык. Бу безгә Идел буе федераль округында беренче урынны һәм торакны файдалануга тапшыру буенча Россиядә алтынчы урынны алырга мөмкинлек бирде», - диде ул.

Эскроу счетларын кулланып проект финанславы буенча эш тәҗрибәсе белән төзелеш компаниясе җитәкчесе Леонид Анисимов уртаклашты. «Эскро счетларны файдаланып, безнең компания тарафыннан 5 күп фатирлы йорт төзелде – 46,8 мең кв. м. торак», - дип билгеләп үтте ул.  Шулай ук, аның фикеренчә, эскроу счетларын кулланып кредит алу процедурасын гадиләштерер иде. Мондый чаралар арасында ул төзүчеләрне проектлы финанслау буенча процент ставкаларын субсидияләүне, төзүче акчаларын өлешчә күчерүне күздә тоткан эскро-счетны этаплап ачу мөмкинлеген атады.

Очрашу ахырында, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, эскроу счетлары системасы уңай нәтиҗә биргән. «Комитетның эскроу счетлары эше мәсьәләсе контрольдә торды. Без бүген системаның, министрлык, банк, төзүче фикеренчә, уңышлы эшләвен расладык», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International