Төзелеш министрлыгында тимер-бетон продукциясе җитештерү мәсьәләләрен тикшерделәр

2022 елның 11 марты, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев республиканың тимер-бетон эшләнмәләр, товар бетоны һәм эремә җитештерүчеләр белән очрашты.

Очрашу ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында узды. Катнашучылар тимер-бетон продукциясе һәм товар бетоны базарындагы хәл турында фикер алышты.

Киңәшмә барышында 2021 елда сәнәгать җитештерүенә йомгак ясалды, 2022 елда тимер-бетон продукциясе, товар бетон һәм эремә җитештерү буенча планнар каралды. Шулай ук очрашуда катнашучылар тармак кысаларында импортны алыштыру мөмкинлекләрен барлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International