Марат Айзатуллин «Зур Яшел Үзән» территориясен үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 11 марты, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Зур Яшел Үзән» территориясен үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Эшлекле очрашу барышында Зур Яшел Үзән территориясендә чараларны гамәлгә ашыру буенча кайбер мәсьәләләр каралды. Аерым алганда, катнашучылар территорияне планлаштыру һәм межалау проектлары турында фикер алышты. Шулай ук Казан-Яшел Үзән трассасы янындагы территорияне су белән тәэмин итү системасы, газ белән тәэмин итү челтәрләре һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләре төзелешен проектлау барышы турында мәгълүмат бирелде.

Моннан тыш, «Зур Яшел Үзән»территориясе транспорт инфраструктурасын проектлау аерым игътибарга алынды.

Киңәшмә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында узды, анда министр урынбасарлары Рафар Шакиров, Владимир Кудряшев, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев, «Татинвестгражданпроект» ДУП беренче урынбасары Хәйдәр Хәсәнов, «Татдорпроект»  институты АҖ генераль директоры Елена Пановская, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР ГИСУ, «ТР УГЭЦ» ДАУ, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International