Торак төзелеше буенча агымдагы ел планының үтәлеше бүгенге көндә 26 процент тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Торак төзелеше бүген узган елгы күрсәткечләрне 16% ка узып китә. Агымдагы ел планын үтәү - 26%. 710 мең квадрат метр төзелгән. Социаль ипотека торакларын төзү яхшы темпта бара – агымдагы датага план 47% ка диярлек үтәлгән. Подрядчылар 70 мең кв. метр торак тапшыру турында хисап тотты», - диде Марат Айзатуллин.
Шәхси төзелеш өлкәсендә 3 мең 766 йорт яки планның 30% тапшырылган. Ел ахырына барлыгы 12 мең 454 йорт төзелергә тиеш.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча план 14% ка үтәлгән. 132 мең кв. м мәйданлы 32 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.
Быел 677 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла, шуларның 600е – ятим балалар. Моннан тыш, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасында биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 22 күп балалы гаилә, 50 яшь гаилә һәм 5 мәҗбүри күченүче һәм чернобыльче катнаша.