Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Татарстан Республикасында 2022 елда керамик кирпеч һәм гипс җитештерү сораулары буенча фикер алыштылар.
Завод җитәкчеләре белән киңәшмәне министр урынбасары Илшат Гимаев үткәрде.
Киңәшмә барышында 2021 елда кирпеч җитештерү мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар төзелеш кирпече базарындагы вәзгыять һәм гипс ташын чыгару мәсьәләләре буенча фикер алышты. Төзелеш сезоны башланыр алдыннан эшне оештыру мәсьәләләре дә фикер алышуның темасы булды.
Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә төзелеш материаллары җитештерү заводлары штат режимында эшли. Җитештерүне алга таба саклап калу өчен, элек планлаштырылган программалар буенча торак төзүне дәвам итәргә кирәк.