Чистайда «Төньяк-Көнбатыш» микрорайонында Полющенков урамында урнашкан 28/5 номерлы соципотека йорты файдалануга тапшырылды. Йорт 155 фатирга исәпләнгән.
Яңа йортка бюджет өлкәсе һәм предприятие хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, арендалы торак программасында катнашучылар күченде.
Биш катлы бинада сигез подъезд урнашкан, фатирларның гомуми мәйданы 5,9 мең квадрат метр тәшкил итә. Аларның 95 е бер бүлмәле һәм 60ы ике бүлмәле. Яңа йорттагы фатирлар чиста ремонттан соң, шәхси җылыту, сантехника, газ плитәләре, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу җайланмасы куелган. Шулай ук янгын кисәтү җайланмалары белән җиһазландырылган.