Марат Айзатуллин төзелеш өлкәсендәге республика программаларын һәм илкүләм проектларны тормышка ашыру турында сөйләде

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

атарстан Республикасында 2022 елда төзелеш өлкәсендәге республика программаларын, дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Быел 44 программаны тормышка ашыру планлаштырыла, шуларның 31е ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре белән раслана. Бүгенге көнгә төзелеш өлкәсендә 28 республика программасы расланган. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар катнашында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, ТР Төзелеш министрлыгы җаваплылыгы зонасына 7 илкүләм проект керә. Аларга 105 объект кертелгән, алар 12 федераль проект кысаларында төзелергә, реконструкцияләнергә яки ремонтланырга тиеш.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты 37 объектны үз эченә ала.

2022 елда иҗтимагый инфраструктураның 33 объекты төзекләндерелергә тиеш. Аларның 27се «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль проектына кертелгән. Тагын 6 җәмәгать киңлеге Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр булып исәпләнә.

Быел «Чиста су» федераль проекты кысаларында Нурлат шәһәрендә су бирү системасын төзү күздә тотыла. Бу челтәр су суырту ноктасын да үз эченә ала.

«Экология» илкүләм проектына «Иделне савыктыру» федераль проекты керә. Бу елда ләм кырларын рекультивацияләргә, шулай ук Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшен дәвам итәргә кирәк.

Тагын бер объект – Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләре дәвам итә («Чиста ил» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла). Монда төзү-монтаж эшләрен башкару 34% тәшкил итә.

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Тукай районында 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше планлаштырылган.

«Һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча республиканың Апас һәм Баулы районнары мәктәпләрендә ике спорт залын капиталь ремонтлау планлаштырыла.

«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда балалар бакчасы төзеләчәк.

«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында Түбән Кама яшь тамашачы театры төзелә, реконструкцияләнә һәм капиталь ремонтлана.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында Югары Ослан районында «Түбәтәй Тауэр» объекты өчен территорияне төзекләндерү һәм инфраструктура төзү планлаштырыла.

Моннан тыш, 2022 елда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы республика территориясендә 5 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашачак, аларга 102 объект кертелгән. Дәүләт программаларының иң зурысы - «Мәгарифне үстерү». Ел дәвамында 66 гомуми белем бирү оешмасын капиталь ремонтларга кирәк булачак.

Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры төзелеше дәвам итәчәк («Мәдәният һәм туризмны үстерү» дәүләт программасының бер өлеше).

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча чаралар исемлегенә 16 объект буенча эш кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International