Марат Айзатуллин «Иннополис» МИЗ үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Иннополис шәһәрендә объектларны проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә  үткәрде.

Фикер алышуда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Шакиров, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, шулай ук «Главинвестстрой РТ» ГКУ, «Татинвестгражданпроект» ГУПКазан Гипронииавиапром» АҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә Югары Ослан муниципаль районының «Иннополис» МИЗ территориясен планлаштыру проекты тәкъдим ителде.

Моннан тыш, катнашучылар мәктәп һәм балалар бакчалары биналарын проектлау, Иннополис шәһәрендә «Б-1 корпус Б һәм В технопарклары», «Ю-1 кварталы (1 нче чират)» объектларын төзү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шулай ук проектлана торган объектларны су белән тәэмин итү, юындык суны агызу, җылылык һәм электр белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International