Татарстанда мәгълүмәти модельләштерү технологияләре буенча курслар бара

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә "Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" дәүләт автоном учреждениесенең уку үзәгендә мәгълүмати модельләштерү (ММТ) технологияләре буенча квалификация күтәрү курслары уза. Укыту заказчылар, проектларның баш инженерлары, сметачылар, ММТ оешманы гамәлгә кертү өчен җаваплы оешма җитәкчеләре өчен үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 гыйнварыннан мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллану, объектлар төзү һәм реконструкцияләүгә дәүләт контрактларын үтәгәндә мәҗбүри итеп куелды.

Курсларда ТИМ-проектлау, экспертиза һәм төзелеш стадиясе турында сүз барачак. Анда һәр теләүче катнаша ала. Уку тәмамлангач, белем алу турында документ бирелә.

Бу хакта тулырак «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International