Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча мәгълүмат системасын гамәлгә кертү - 2022 елда ТР Төзелеш министрлыгының төп бурычларыннан берсе. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елда республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә системаның функционалын тиражлау буенча эшләр тәмамланган.
Ике дәүләт һәм сигез муниципаль хезмәт буенча нәтиҗә бирүче документларны электрон рәвештә әзерләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.
Төзелеш тармагында 46 социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтүнең 9ы электрон рәвешкә күчерелгән.
«2022 елда башланган эшне төгәлләү планлаштырыла. Аның әһәмиятлелеге административ регламентларның үзгәрүе белән бәйле», - диде ТР Төзелеш министры.