«Уютный дом» ИК территориясендә «Простоквашино» персонажларының кардан ясалган сыннары пәйдә булды

2022 елның 11 феврале, җомга

Яңа ел бәйрәмнәре төгәлләнсә дә, «Уңайлы йорт» идарәче компаниясенә шәһәр урамнарында бәйрәм кәефе булдыру өчен сәбәп кирәкми. Компания территориясендә кардан ясалган сыннар — «Простоквашино» мультфильмы геройлары пәйдә булды.

«Бу сезон явым-төшемнәренә бай булды. Карны чыгару җиңелрәк булыр иде, әмма без кардан игътибарны җәлеп итәрдәй сыннар ясарга булдык. Безнең ишегалды аша балалар еш уза. Сыннар тематикасын алар уйлады», - ди компаниянең генераль директоры Рамил Шәрәфуллин.

Башта компания хезмәткәрләре бары тик өч фигура гына ясаганнар. «Федор абзый барысыннан да соңрак барлыкка килде. Экспозиция формалашкан арада, якын-тирә йортларда яшәүчеләр мультфильм геройларының берсе җитмәвен сизеп алды да,  безгә җиткерде. Бәхеткә, кар бик күп булды, Федор абзыйга да җитте», — дип билгеләп үтте Шәрифуллин.

Сыннар ясау процессы белән  «Уңайлы йорт» хезмәткәрләре мавыгып киткән, хәтта  бинага керү юлында ук кардан ясалган юлбарыс - ел символы, ә бераз гына читтәрәк чәчәкле ваза да барлыкка килгән. Барлыгы 20 куб.метр кар тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International